“Наркотиксыз тормыш” акциясе

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Республикада шушы елның 20 маенда башланып киткән “Наркотиксыз тормыш” акциясе кысаларында мәдәният учреждениеләренә наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле хокук бозулар турында мәгълүмат җыю өчен акциянең логотибы төшкән тартмалар куелды.

Бүгенге көнгә “Наркотиклар бетсен!” темасына рәсемнәр күргәзмәсе һәм конкурслары, “Наркотик кулланмавымның 10 сәбәбе” дигән әңгәмә (Югары Акташ АМЙ), “Без тормышны сайлыйбыз” дигән рәсемнәр конкурсы (Борискино АМЙ), “Клубта наркотиксыз тормыш” дигән стенд (Мәмәт АМЙ), китапханәләрдә нарколог лекцияләре һ.б. чаралар үтте.

Эш дәвам итә. Акциягә 26 июньдә – Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә йомгак ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International