Әлмәтлеләр “Җәйгә ишекләр” дигән хәйрия фестивале үткәрделәр

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
“Җәйгә ишекләр” еллык хәйрия фестивале Җәлил бистәсендә үтте. Быел бу чара төбәкара статус алды, анда Татарстаннан гына түгел. Күрше Башкортстан, Марий-Эль республикаларыннан һәм Мәскәүдән дә командалар катнашты. Командаларның саны 13, фестиваль 8 сәгать барды.

Мондый чаралар үткәрү, беренчедән, халыкка менталь диагнозлы кешеләрнең үзенчәлекләре турында сөйләргә, андый кешеләрнең проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын тартырга ярдәм итә. Икенчедән, “үзенә бертөрле” балаларга турыдан-туры ярдәм иәргә мөмкинлек бирә: кергән барлык акча “Гадәти булмаган балалар” җәмәгать оешмасы эшчәнлеген финанслауга китә.

Җәмәгать оешмасы Әлмәттә үсешендә тайпылышлар булган балаларга ярдәм үзәге эшчәнлегенә ярдәм итү өчен максатчан акча җыю үткәрә. Теләгән кешеләр, http://planeta.ru/campaigns/5287сайтында хәйрия кертеме ясап, бу проектка булышлык итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International