Әлмәттә бию көрәше тамашачылар җиңүе белән тәмамланды

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Яшьләр бию коллективларының өченче конкурсы «Dance mix-2014» Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында үтте. Проектның даими инициаторы шәһәр студентлар советы аны балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең актив булышлыгы белән үткәрде.

Җәйге сәхнәдә «Альметсекта» (шәһәр җыелма командасы), «Free Style» (мәктәпләр җыелмасы) һәм «MJ» бию коллективы (ТИСБИ идарә университеты филиалы) берсен-берсе алыштырып көч сынаштылар, шәһәрнең иң яхшы dance-төркеме исемен алу өчен ярыштылар.

Кискен көрәш нәтиҗәсендә “Альметсекта” ир-егетләр бию төркеме беренче урынга лаек дип табылды, «Free Style» һәм «MJ» конкурста катнашучы дипломына лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International