“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Әлмәт районына юллар төзүгә 1 миллиард сумнан артык акча бирелгән. Шуңа игътибар итсәгез иде. Югары Акташ авылында асфальт авылның уртасына кадәр генә җәелгән, икенче яртысы яңгырлы айларда пычракка бата. Чөнки вакташ-ком катнашмасы бик начар, зур ташлар да балчык кына. Урамны асфальтлап бетереп булмыймыни, Югары Акташ авылында яшәүчеләр сезнең аңлавыгызга өметләнәләр, яхшы юл көтәләр.

Җавап: Сез әйткән миллиард сум җирле юлларны төзәтү өчен генә түгел, ул сумманың 825 млн сумы Казан-Оренбург федераль трассасын һәм региональ әһәмиятле юлларны төзәтүгә билгеләнгән.

Быел Әлмәт районына республика программасы буенча авыл юлларын норматив хәлгә китерү өчен бүленгән акчаларны Рус Акташы, Кәләй, Бута, Югары Мактама, Кызыл Көч һәм Ямаш авылларында 10 урамга вакташ-ком катнашмасы белән каплауга тоту планлаштырыла. Лимитларның чикләнгән булуы сәбәпле Югары Акташта урамга асфальт җәю мөмкинлеге юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International