Кечкенә спортчылар чуму һәм су астында озаграк тора алу осталыгына ярыштылар
2014 елның 28 мае, чәршәмбе
26 майда “Ямашнефть” идарәсе прогимназиясе базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында йөзү буенча ярыш булды.
Бәләкәй спортчылар йөзә, чума, су астында озаграк суламый тора белү буенча ярыштылар. Балалар күңелле уен-эстафеталарда бик теләп катнаштылар, чын спорт бәйрәме булды. Ярышта катнашучыларның барысына да дипломнар, бүләкләр тапшырылды.