Әлмәт иҗат коллективлары “Каравон” фестивалендә катнаштылар

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
25 майда Лаеш районының Никольское авылында рус фольклор фестивале “Каравон” чираттагы тапкыр булды. Гадәттәге әйлән-бәйлән уеннарыннан, һөнәрләр ярминкәсеннән тыш быел тамашачыларга танылган “Буранлы әбиләре”нең чыгышын карау мөмкинлеге дә булды.

Иртән сәгать 10нан башлап “Каравон”ның төп мәйданында фольклор коллективлары чыгышы башланды, алар тамашачыларга төрле җыр-биюләр тәкъдим иттеләр.

Әлмәт районыннан быел бәйрәмдә “Эрзянка” мордва халык фольклор ансамбле (Васильевка авылы), “Рябинушка” халык вокаль ансамбле (Кичуй), “Околица” халык вокаль ансамбле (Ерак Ямаш), “Сударушка” вокаль ансамле (Новотроицк), “Девчата” вокаль ансамбле (Д.Ивановка), “Березка” фольклор ансамбле (Ново-Никольск) катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International