Ветераннар игътибар үзәгендә

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел тулып узды. Илебезгә азатлык алып килгән бу бөек көнне якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарыбыз сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларга кадер – хөрмәт күрсәтү безнең изге бурыч. Узган атнада Елховой авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вилданов Әгъзәметдин Имам улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны тәбрикләргә Әлмәт муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, ветераннар советы рәисе Васил Хуҗәхмәтов, аның урынбасары Анатолий Никифоркин, Елховой авылы җирлеге башлыгы Дания Хайрисламова, якыннары һәм туганнары килгән иде. Россия Президентының котлау открыткасын, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп Извил Габдрәкыйпов Әгъзәметдин ага Вилдановка сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин тормыш теләде, бүләкләр тапшырды. Вилданов Әгъзәметдин Имам улы 1924 елның 22 маенда Әлмәт районының Иске Багряж – Елховой авылында туган. 4 класс белем алганнан соң “Коммунизм юлы” колхозында хезмәт юлын башлый. 1943 елны сугышка алынып, Украина фронтында хезмәт итә. Шул ук елны чираттагы сугышларның берсендә каты яраланып хәрби госпитальгә эләгә, 1944 елны икенче тапкыр фашист пулясыннан каты яралана. Бары 1947 елда гына киредән туган якларына кайта. Үлем белән йөзгә-йөз очрашкан, фашист илбасарларына каршы көрәштә күп батырлыклар күрсәткән Әгъзәметдин ага Вилдановка сугыштан кайтканда бары 23 яшь була. Ветеран сугыштан соңгы елларда да туган колхозында гомер буе тырышып хезмәт куя. Хәзерге вакытта ул кызы тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Аның 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Вилданов Әгъзәметдин Имам улы күп төрле хөкүмәт бүләкләренә ия. Бөек Ватан сугышының II Дәрәҗә Ордены кавалеры.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International