Наркотик матдәләрне законсыз саклаган өчен хөкем

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
16 майда Әлмәт прокуратурасы 33 яшьлек Л.Р.Рәхмәтуллинаны РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе, 1нче өлешендә каралган җинаять эшләүдә гаепләүне яклады.

Башлангыч тәртиптә тикшерүдән күренгәнчә, 2014 елның 1 апрелендә Лилия Рафаил кызы Рәхмәтуллина 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр үзе файдалану өчен законсыз рәвештә 3,92 грамм мәк саламы экстракты ясаган, аны үз квартирында шешәдә саклаган. Икенче көнне квартирны карау вакытында наркотик матдә табылды һәм алынды.

Л.Р.Рәхмәтуллина, сату максатын куймыйча, шактый күләмдә наркотик матдә әзерләп саклаган өчен телгә алынган маддә буенча гаепле дип табылды. Ул 1 ел сынау срогы белән 1 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителде.

Хөкем карары 2014 елның 26 маеннан көченә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International