Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Әдәп –гарәп сүзе. Моңа тәрбия, яхшы холык, үзеңне тота белүчәнлек, кешеләр белән аралаша белү төшенчәләре керә. Мәктәп укучыны фән нигезләре белән генә коралландырып чыгарырга тиеш түгел, ә тормышта үз урынын таба алырлык яшәешенең язылмаган законнарын белеп , психологик каршылыкларны җиңә алырлык , җәмгыятькә яраклашырлык шәхес үстерергә тиеш. Шушы максатларны истә тотып Габдрахман мәктәбе коллективы тәрбия эшен төрле юнәлешләрдә оештыра.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирү нәтиҗәсен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан мәктәптә ”Әхлак тәрбиясе-күңел хәзинәсе” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарада мәктәпнең барлык укучылары да актив катнашты. Кичәбез “Шушы яктан _шушы туфрактан без” музыкасы белән башланып китте. 5 сыйныф укучылары “Әссаләммәгаләйкум“ җырын башкарып кунакларны сәламләделәр, 6 сыйнныф укучылары ”Габдрахман авылы“ җыры белән дәвам иттеләр. Чыгыш барышында Айгөл Атлас кызы мәълүмати слайдлар күрсәтеп,кичәнең әһәмиятен тагы да арттырды. Бәйрәмдә мәшһүр татар галиме, әдип , педагог, дин белгече, Ризаэддин Фәхреддин һәм башка татар мәгърифәтчеләренең китапларыннан күргәзмә оештырылган иде. Укучыларга аның үгет-нәсихәт тәрбияви басмалары ошады. Алай гына да түгел чал тарих битләреннән “Ризаэддин бабай” кунакка килеп , балалар белән әңгәмә үткәрде,үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде.Укучылар тәрбияле бала нинди булырга тиешлеген әйтеп , шигырьләр сөйләделәр,тәрбияле булып үсәргә сүз бирделәр. “Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Мин барыгызның да тәрбияле кешеләр булуыгызны телим.Һәр җирдә дә, бар яктан да үрнәк булыгыз,безнең мирасны алдагы буынга тапшырыгыз” дип саубуллашты бөек мәгърифәтче. Бәйрәмдә Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт, авылның остабикәсе Заманова Әлфия, мәгариф идарәсе методисты Н.Х.Ганиева һ.б. кунаклар катнашып чыгыш ясадылар. Укучылар сораулар биреп әңгәмәне тагы да җанландырдылар.Үзара аралашу кызыклы һәм файдалы үтте. ”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” – дигән сүзләрне безнең укчыларыбыз бервакытта да онытмыйлар. Шуны тагы бер тапкыр раслау өчен килгән кунакларыбызны мәктәбебезнең музее белән таныштырдык. Чын тормышның төп максаты -гадилекне аңлау, гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу. Әлеге сүзләр укучыларыбызның тормыш девизына әверелер дип очрашуыбызны түбәндәге шигырь юллары белән тәмамладык.

С.Д. Садыйкова, Габдрахман гомуми урта белем бирү мәктәбе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International