Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советы утырышын үткәрде

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта “Татнефть” ААҖ нең 4 айда бюджет үтәлеше каралды һәм агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүзә булды.

Агымдагы елның өч аенда “Татнефть” ААҖ ятмаларыннан 6 млн 453 мең тонна нефть чыгарылган. Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 30,8 млрд сум (салым салганчы) табыш алынган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, саф табыш 6,2 млрд сумга арткан һәм 24,4 млрд сум тәшкил иткән.

Утырышта катнашучылар 2015-2016 елларда “Татнефть” ААҖ нең нефть табышы һәм геологик-техник чаралар планнары буенча фикерләштеләр. Хәзер компания нефть ятмаларын эшкәртә. “Миллер энд Ленц” фирмасы аудиторлары бәяләвенчә, 2013 ел мәгълүматларына караганда, нефтьнең исбатланган запаслары 847,3 млн тонна тәшкил итә. Директорлар советы якындагы ике елга Татарстанда нефть чыгаруны тотрыкландыруга, югары үзлекле нефть чыгару исәбенә нефть күләмен арттыру һәм республикадан читтә проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән планны хуплады.

Шулай ук Директорлар советында “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык гомум җыелышы һәм компаниянең эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар, дип хәбәр итә “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International