Мәшгульлек үзәгендә ачык ишекләр атналыгы бара

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
26-30 май көннәрендә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә “Дәүләти хезмәт күрсәтүләр ярминкәсе” дип аталган ачык ишекләр атналыгы үтә.

Чараның максаты – эш бирүчеләргә һәм гражданнарга дәүләти хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук мәшгульлек үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар турында хәбәр итү.

Бу чара кысаларында “Халыкның мәшгульлегенә булышу мәсьәләләрендә мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек итү” темасына түгәрәк өстәл артында эш бирүчеләр белән көн саен очрашулар була.

Ачык ишекләр атналыгында эш бирүчеләрнең эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар белән очрашуларын оештыру максатында эш урыннары вакансияләре ярминкәсе үткәрү планлаштырыла.

Теләге булган эш бирүчеләрне түгәрәк өстәлләр эшендә катнашырга чакырабыз (26 майдан 30 майга кадәр көн саен 10.00 сәгатьтә). Белешмәләр өчен телефон 32-34-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International