Бөтендөнья татар хатын-кызлары милләт ныклыгы өчен

2014 елның 27 мае, сишәмбе
15-17 май көннәрендә башкалабыз Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте. Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районыннан Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе буларак, миңа да катнашырга туры килде.

15 май көнне мәркәзебез Казанга 500дән артык делегат, Россиянең татарлар яшәгән барлык төбәкләреннән, дөньяның 19 иленнән 90 нан артык татар җәмәгатьчелеге активистлары җыелды.

Форумның беренче көнендә кунакларны каршы алганнан соң, татар мәктәпләре эшчәнлеге белән таныштырдылар. Без, төркемнәргә бүленеп, Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче гимназиядә, 4 нче, 2 нче, 7 нче лицей-интернатларда булдык.

Кичке сәяхәт Казан Кремле буенча экскурсия, Г.Камал театрында Р.Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектаклен карау белән төгәлләнде.

16 май көнне форумга җыелучылар игътибарына Г.Камал театрында халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар өлешендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дәүләт Советы рәисе үзенең чыгышында хатын-кызларның икътисади, иҗтимагый һәм башка барлык юнәлешләрдә дә актив булуларын, парламентта гаилә, аналар хокукын яклау, туган телне саклау, милли тәрбия белән бәйле сорауларның һәрдаим күтәрелүен ассызыклады. "Мин иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы, дәүләт структураларының бердәм эше үз нәтиҗәләрен озак көттермәс һәм дәвамлы булыр, дип ышанам,"- диде ул, чыгышын йомгаклап.

Пленар утырышта халкыбызга мәгърифәтлелек җитмәү, ана теленә булган игътибарсыз һәм саксыз караш, куллану даирәсенең бик тар булуы һәм башка тискәре күренешләр хакында ихлас сөйләшү булды. Бу җәһәттә берничә чыгышка тукталу урынлы булыр. Аларда проблемалар кискен куелды, аннан чыгу юллары да күрсәтелде.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова милләтебезнең алга китүенә аяк чала торган хилафлыкларга тукталды. Аның фикеренчә, яшьләр үзләренә пар сайлый белми, уңган, булган татар кызларының күбесе чит милләт егетләренә тормышка чыга. Катнаш никахлардан туган балалар ана телен белмичә үсә, туган теле дип санамый.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова исә, проблеманы сәяси-иҗтимагый яссылыкка куеп тикшерде, шактый зур гомумиләштерүләрне мисал итеп китерде. "Совет чорында халыкка милли идеология бирелмәде. Шуңа күрә татар хатын-кызы милли-дини тамырларыннан аерылды. Алардан туган балалар да ярым-йорты гына милли тамырлы булып чыкты. Бүген милләтебезнең яртысыннан артыгы ана телен, тарихыбызны белми, дин тотмый, милли рухлары юк дәрәҗәсендә. Иң әүвәл тел бетә, аннан соң дин китә, тора-бара милли хәтер югала, кеше үзенең кемлеген оныта. Менә без шундый куркыныч чиккә килеп җиттек. Үз-үзебезне юатмыйк, шул ук вакытта куркытмыйк та. Милләтебезнең төп асылын менә шушында - Идел белән Урал арасында булса да саклап калыйк," - диде ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Мәскәүдән килгән милләттәшебез милләткә кагылышлы мәсьәләләрдә кайдан да булса әмер килгәнен көтеп утырмыйча, үзебезгә дә активрак булырга кирәклегенә басым ясады. Мәскәү уртасында ничек итеп татар гимназиясе ачуы, белем учреждениесенең бүгенге тормышы турында сөйләде.

Җыен ахырында татар хатын-кызлар хәрәкәтенең эшчәнлеген тагын да җанландыру, киңәйтү, төрле төбәкләр арасында тәҗрибә алышуны максат итеп куйган резолюция кабул ителде.

Чараның икенче көне "Сөембикә" журналының 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә белән тәмамланды.

Өч көн дәвам иткән форум барышында, газета мөхәррире буларак, миңа чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән күп аралашырга туры килде. Аларның ана теленә булган хөрмәте, милли үзаңның никадәрле югары булуы, үзләре яшәгән төбәктә татар телен саклап калу, үстерүгә фидәкарьләрчә хезмәт итүләре, безгә, Татарстанда яшәүче татарларга, чын мәгънәсендә, үрнәк булырлык.

P.S. II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының чит ил кунакларына әзерләгән күчтәнәч өчен Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге исеменнән райпо җитәкчесе Җәлил Насретдиновка олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Ландыш Зарипова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International