Татарстан нефтьчеләренә космос технологияләре тәкъдим ителде

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Кичә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлары советының сайланудан соңгы беренче утырышы булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Углеводородларны фракцияләргә аеру җайланмалары турында “НПО “Кинематика” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Угловский сөйләде. Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” компаниясенә әлеге проектны авыр нефть ятмаларына карата кулланырга киңәш итте.

Утырышта катнашучыларга нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгатендә космос технологияләрен куллану турында Мәскәүнең “НПП “Мадо ХХI век” ААҖ президенты һәм генераль конструкторы Тигран Вайрадян сөйләде. Аның сүзләренчә, нигез итеп “Буран” космос корабларында кулланылган технологияләр алынган.

Рөстәм Миңнеханов теманы бик кызыклы дип атап, пилот җайланмасын битумлы чыганакларга карата куллану белән танышырга йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International