Әлмәт муниципаль районы җәмәгать советы утырышы

2014 елның 27 мае, сишәмбе
27 майда башкарма комитетның кече залында Әлмәт муниципаль районы җәмәгать советы утырышы булды. Утырышны ачып, Җәмәгать советының рәисе Виталий Аргодяев караласы мәсьәләләрнең күп булуын белдерде. Утырышның беренче блогы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнүгә багышланды. Бу темага ӘМР ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина һәм “Знамя труда” гәзитенең баш редакторы Сәрия Исхакова тәфсилле докладлар ясадылар.

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү турында балалар-яшьләр эшләре идарәсе, ДОСААФ, Аппаково авыл җирлеге вәкилләре чыгыш ясады. “Без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын лаеклы итеп үткәрергә тиешбез”, - диде ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, утырышның беренче өлешенә йомгак ясап.

Аннары утырышта коррупциягә каршы профилактика, тәмәке тартуга каршы профилактика һәм җәмәгать транспорты эшенең сыйфатын тикшерү буенча рейд турында хәбәр тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International