Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз

2014 елның 27 мае, сишәмбе
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы белән Әлмәт медицина профилактикасы үзәгендә 2009 елның декабрендә “Сәламәтлек үзәге” оештырылган иде. Анда теләгән һәркем килеп тикшерелә ала. Үзәкнең төп максаты – һәр кешегә махсус җиһазларда сәламәтлегенең база күрсәткечләрен бушлай бәяләү мөмкинлеге бирү, чир эләктерү факторларын ачыклау.

Организмда ничә процент май, мускуллар, нерв күзәнәкләре, сөяк һәм башка тукымалар барлыгын биредә генә ачыклап була, бу да түләүсез. Бу биоимпедансметрия дип атала. Бер уңайсызлыгы да юк, ЭКГ үткән кебек кенә.

Үзәктә йөрәк-кан тамырлары, сулау системасын тикшертергә, канда холестеринга һәм глюкозага экспресс-анализ ясатырга, авыз куышлыгын һәм күзләрне каратырга, буйны, авырлыкны үлчәргә була. 2013 ел башыннан авырлыкны киметү буенча түләүсез курс ачылды (32-29-74 телефоны аша язылырга).

Үзәк биш ел инде уңышлы эшләп килә. Ул 3нче поликлиниканың 7нче катында урнашкан. Чират юк, күршеләрегез, дусларыгыз, туганнарыгызга да әйтеп бүген үк килә аласыз. Шул ук телефон аша алдан язылып куярга да була. Килгәндә паспортыгызны, ОМС полисын һәм иминият таныклыгын алып килергә онытмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International