ТР Президенты Әлмәттә Казан кафедраль соборында булды

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Казан кафедраль соборында булганда, епархиаль идарәнең яңа бинасын төзү мәсьәләсе сөйләшенде.

ТР Президентына епархиаль идарәнең яңа бинасы проектын күрсәттеләр. Ике катлы бинаны Казан кафедраль соборы янына урнаштыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов яңа бина төзү турында идеяне хуплады, проектны контрольдә тотуны “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Магановка йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Проект яхшы, - диде Р.Миңнеханов. – Профессиональ подрядчыны билгеләргә, тантаналы рәвештә нигезгә таш салырга һәм ел ахырына кадәр бинаны төзергә кирәк. Объект зур түгел, бу эшне башкарып чыгып була”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International