Татарстанда уңышны корылыктан коткаралар

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Татарстанда булачак уңышны корылыктан коткаралар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында көн саен махсус штаб утырышлары уза. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУ ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.

Штаб утырышларында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен саклау һәм коткару буенча тактика эшләнелә.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аграрийлардан көн саен һәм гектар буенча хисап таләп итә. Алар, корылыкның булачак уңышка йогынтысын киметү өчен, нинди мәйданчыкларда һәм нинди эш башкарулары турында хисап тапшырырга тиеш.

Кайвакыт ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы игенчеләрнең үсемлекләрне эсселектән һәм корылыктан оператив рәвештә коткармауларына инанганда, сөйләшүләр катгый төсмер ала.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International