“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн! Тихоновка авылының Нефтьчеләр урамында 1-31 йортлар арасында инде 10 елдан артык нормаль юл юк. Берәр вакыт асфальтлы нормаль урам булырмы?

Җавап: Тихоновка авылындагы Нефтьчеләр урамына юл салу турында Түбән Мактама бистә башкарма комитеты болай җавап бирә. Финанс средстволары булмау сәбәпле 2014 елда бу урамга асфальт җәю планлаштырылмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International