Бүген Әлмәттә “ТНВ-Татарстан” телеканалы “7 көн” программасының төшерү төркеме эшли

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Кичә Казан журналистлары Әлмәт районының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә булдылар. Телевидение хезмәткәрләре шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов белән бергә шәһәр урамнары буйлап үттеләр, үзенчәлекле архитектура ансамльләрен карап йөрделәр. Алар шулай ук районыбызның рәсми порталында “Архитекторның иҗади карашы” бүлегендә рәссамның иҗаты белән дә таныштылар.

“Табигать – иҗат өчен бөек илһам чыганагы”, - дип исәпли Алмас Идрисов. Табигать аның музасы да, илһамчысы да.

Алмас Әхтәмович архитектурада вак-төяк юк, һәр объектка игътибар бирергә кирәк дип саный. Шуңа күрә Әлмәтнең һәр урамы рәссамның аерым уй-ниятләрен гәүдәләндерә.

Бүген тележурналистлар Яңа Кәшердә гаилә фермаларында булачаклар, шулай ук җирле кулибиннар белән дә танышачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International