Суда сак булыгыз!

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Җәйгә кадәр әле 4 көн калса да, коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган булса да, кешеләргә бу киртә түгел. Күпләр инде үткән атнадан ук кызудан котылу өчен сулыкларга юл тоталар.

Кызганычка, күпләр сак булу турында оныталар. Берәүләр эчкән баштан суга керә, икенчеләре суда ипләп кыланмауның хәтәр нәтиҗәләрен белми, өченчеләре җиһазланмаган сулыкта нинди хәвефләр сагалавын күз алдына китерми.

Сулыклар бигрәк тә балалар өчен куркыныч. Алар кайда, кайчан коенырга яраганын олылардан сорап тормыйлар. Салкын суда да тиешеннән артык юаналар, ә бу фаҗигага китерергә мөмкин. Шул уңайдан ӘМР буенча МЧС идарәсе җиһазланмаган сулыкларда коенуның сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч булуын тагын бер кат исегезгә төшерә.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызны караусыз калдырмагыз, иътибарлы һәми сак булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International