Эшләүче яшьләр картинг буенча иптәшләрчә турнирда катнашты

2014 елның 27 мае, сишәмбе
23 майда “8 миля” картинг-клубында шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрендә эшләүче яшьләр арасында картинг турниры булды. Анда Әлмәт торба заводы, Әлмәт җылылык челтәрләре, “Радиоприбор” заводы, “СМП-Нефтегаз”, “ТМС-групп” һәм ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе командалары катнашты.

Ярыш бик киеренке барды, интрига соңгы минутларга кадәр сакланды. Җиңүчеләргә Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең грамоталары һәм кубоклары, шулай ук картинг-клубның логотибы төшкән футболкалар, кепкалар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International