“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез. Мин сезгә язган идем, ә җавап булмады. СУ-2 белән эш ничек? Тюленин урамындагы юл, 21нче йорттан 27нче йортка кадәр, чокыр-чакырдан гына тора. Төнлә ут янмый, аягыңны сындырырга мөмкин. Ә мәдрәсәгә таба әйбәт юл салдылар. Безнең сүзне ничек тә ишетерсез дип ышанасы килә.

Җавап: Тюленин урамын яктырту җайга салынды. Урамны ремонтлау мәсьәләсендә шуны хәбәр итәбез. ӘМР буенча 2014 елга юл эшләре планы бүленгә лимитлар чигендә расланган, быел Тюленин урамында юлны төзәтү мөмкинлеге юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International