Музыка көллиятендә семинар-киңәшмә

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
22 майда ӘМР мәдәният идарәсе мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты белән берлектә Әлмәт музыка көллиятендә семинар-киңәшмә үткәрде. Анда Лениногорск, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Нурлат, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарының мәдәният җитәкчеләре катнашты.

Беренче блокта мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты вәкилләре чыгыш ясады. Семанар барышында районнардагы профсоюз рәисләре тәҗрибә уртаклаштылар, проблемалары, уңышлары турында сөйләделәр.

Утырыштан соң семинарда катнашучылар Әлмәт туган як музеенда булдылар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International