“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез. Былтыр 26 ноябрьдә Тельман урамындагы 28а йортта подъездның котычкыч хәлдә булуы турында хат җибәргән идек. 2014 елның 1нче яртысында подъездда ремонт ясалачак дигән җавап алдык. Әмма әле бер дә ремонт эшләре башланыр сыман күренми. Эшләр кайчан башланыр икән?

Җавап. “УК Альянс-плюс” ҖЧҖ идарәче компаниясенең гарантия хатында әйтелгәнчә, әлеге йортның баскыч мәйданчыкларында ремонт 2014 елның 1нче кварталына планлаштырылган.
Ремонт эшләрен июнь аенда башлау планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International