“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 25 мае, якшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: СУ-2 бөтенләй онытылган район. Тюленин урамында (21-27 йортлар) ут янмый. Урам башында бер лампочка, икенче башында тагыр бер лампа бар. Юллар чокыр-чакыр, йөрерлек түгел. Ә бит бу урамнан балалар мәктәпкә йөри. Аның каравы, мәдрәсәгә әйбәт юл салдылар. Балалар мәйданчыклары юк. Депутатка тавыш биргәндә ул юлларны төзәтергә вәгъдә биргән иде, һаман да үтәгәне юк. Хакимият игътибар итсен иде.

Җавап: 15 майга Тюленин урамында яктырту җайланды, ДНаТ лампалы ЖКУ-250 яктырткычы куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International