Бүген Әлмәттә грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге башланды

2014 елның 24 мае, шимбә
Тантаналы ачу “Юбилейный” спорт сараенда булды. Спортчыларны һәм кунакларны иң элек Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Ул грек-рим көрәшенең районда күптәнге традицияләре булуын әйтте. Спортның бу төре буенча беренче спорт секциясе 59 ел элек “Әлмәтнефть” идарәсе каршында оеша. Хәзер Әлмәттә спортның бу төре белән төрле яшьтәге 600дән артык балалар һәм яшьләр катнаша. Әлмәттә 100дән артык республика чемпионнары һәм призерлары, 20 Россия беренчелекләрендә җиңүче, 7 халыкара турнирларда җиңүче үсеп чыкты. Әлмәтнең 15 көрәшчесе төрле елларда Россиянең җыелма командасы составына керде.

Спортчыларны шулай ук ТР грек-рим көрәше федерациясе президенты, республика үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, Әлмәт грек-рим көрәше федерациясе “Туше”ның алышынмас җитәкчесе Николай Богданчиков, “Татнефть” ААҖ профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов сәламләде.

Россия беренчелегендә РФнең 10 субъектыннан 21-23 яшьтәге 170тән артык спортчы катнаша. Әлмәттән 6 юниор көч сынаша.

Экзам Гобәйдуллин Әлмәттә ярышларны оештыру дәрәҗәсе Европа чемпионаты дәрәҗәсеннән ким булмавын әйтте, шәһәр һәм “Татнефть” ААҖ җитәкчелегенә булышулары өчен рәхмәт әйтте.

Ярыш иртәгә тәмам була. Җиңүчеләр беренчелекне япканда игълан ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International