Әлмәттә күзе күрмәүчеләр ничек яши, ни мохтаҗлыклары бар?

2014 елның 23 мае, җомга
Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Әлмәт җирле оешмасының соңгы календарь ел өчен хисап конференциясе район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм буенча урынбасары Равил Хәйруллин, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Закирҗан Шакирҗанов, сукырлар җәмгыятенең Татарстан региональ оешмасы идарәсе әгъзасы Зинаида Богданова катнашында үтте.

Хисап докладын оешманың җитәкчесе Иван Архипов ясады. Оешма Әлмәт, Лениногорск, Сарман районнарында яшәүче 213 кешене берләштерә, зур күпчелеге 60ны узган кешеләр.

Тулаем алганда эш канәгатьләнерлек дип табылды. Әмма кимчелекләр дә бар: бюджет формалаштыру канәгатьләнерлек түгел, әгъзалык взнослары җыю начар бара, оешмада торучылар республика һәм район чараларында актив катнашмыйлар һ.б. Фикер алышулар барышында оешманың эшен яхшырту юнәлешендә эшлекле тәкъдимнәр әйтелде.

Равил Хәйруллин район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән һәммәсенә дә рәхмәт белдерде һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль яклауга зур өлеш керткән өчен район советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International