Яратып ясаган курчаклар

2014 елның 23 мае, җомга
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда булып, курчак ясау остасы Алина Акҗегетова белән танышканнан соң район башлыгы матбугат хезмәте журналисты Наталья Андреева үзе дә курчак тегү белән мавыгып китте.

Балачакта сәнгать мәктәбендә укыган кешегә үз курчакларын бизәү әлләни кыен булмады тагын. Ике ай элек кенә мавыгып китсә дә, Натальяның курчаклары инде ишәя. Даша һәм Маша дигән полицейскийлары ТР эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Халыкара балаларны яклау көненә багышлап оештырыла торган “Полицейский Степа абый” күргәзмәсендә катнашачак.

Хезмәттәшебезгә яңа уңышлар телик, илһам килеп кенә торсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International