Әлмәт журналистлары музыка көллиятендә Татарстан Республикасы матбугат көнен билгеләп үттеләр. Шәһәрдә рус һәм татар телләрендә 30дан артык матбугат чарасы эшли. Алар хакимият белән халык арасында нәтиҗәле арадашчылык функциясен башкаралаар. Бүген нинди дә булса социаль-икътисади башлангычны яки яңа проектлар гамәлгә ашыруны журналистлардан башка күз алдына китерү дә кыен.