Ял көне мәйданчыклары

2014 елның 23 мае, җомга
Татарстан Республикасында Мәдәният елы кысаларында шарлавыклы буаларның беренче чиратында “Ял көне мәйданчыгы” эшен дәвам итә. Узган ялларда шәһәр кешеләрен һәм кунакларны Әлмәт политехник техникумының иҗат коллективлары үз чыгышлары белән куандырдылар. Отчет концертында активистлар техникум директоры Илдар Баһманов кулыннан нәтиҗәле эшләре һәм район тормышында актив катнашулары өчен техникумның һәм Балалар-яшүсмерләр эшләре идәрәсенең рәхмәт хатларын алдылар.

Концертның чын бизәге татарстан Республикасы урта профессиональ уку йортлары үзешчән коллективлары фестиваленең гран-при иясе “Мириданс” халык бию ансамбленең (җитәкчесе Илнур Әһлиуллин) чыгышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International