Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 23 мае, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Төнлә эшли торган күңел ачу кафесының торак йортлар уртасында (кайберләренә кадәр ара 10 метрдан артык түгел) ачылуы дөресме?

Җавап: Федераль закон нигезендә алкогольле эчемлекләр сату балалар, мәгариф медицина учреждениеләрендә, спорт объектларында һәм аларга чиктәш территорияләрдә тыела. Ә чиктәшлек дәрәҗәсе җирле органнар тарафыннан билгеләнә.

ӘМР башкарма комитетының 22.11.1995 елда кабул ителгән №171 карары нигезендә ул ара күрсәтелгән объектларның тротуарыннан сәүдә предприятиесенең ишегенә кадәр турыдан барганда 30 метрдан ким булырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International