“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Безенең йортның (Ленин урамы, 60) түбәсендә, башка йортларда да җәй көне балалар чабыша. 13 май көнне 12-13 яшьлек ике кыз түбәнең читендә үк торып төрле әйберләр ташлыйлар иде. Балалар өчен куркабыз, алар бит егылып төшәргә мөмкин. Ни өчен йортларның чардагына теләсә кем менеп йөрешле? Моның өчен җаваплы кешеләр бармы?

Җавап:
Торак фондыннан файдалану кагыйдәләре һәм техник нормаларында каралганча, чардакка чыгу люклары һәрвакыт ябык булырга, бер ачкыч техник хезмәт күрсәтүчеләрдә, икенчесе өске каттагы берәр квартирда булырга тиеш. Ленин урамындагы 60нчы йортны тикшергәндә чардакка чыгу люгы бикле иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International