Бурыч! Намус! Ватан!

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында “Бурыч! Намус! Ватан!” шәһәр яшьләр хәрби-патриотик фестиваленең гала-концерты булды.

13 майда Яшьләр үзәгендә үткән сайлап алу турында төрле предприятиеләрдән, уку йортларыннан 70ләп дәгъвачы катнашкан иде.

Бүләкләү тантанасында концертта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова сәламләде. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә хәрби-патриотик фестиваль үткәрүнең аеруча мөһим булуын әйтте, катнашучыларга алга таба уңышлар теләде.

Призлы урыннар “Хореография”, “Инсценировкалы җыр”, “Нәфис сүз” номинацияләрендә уку йортлары һәм предприятиеләр өчен аерым-аерым билгеләнде. Җиңүчеләрне район башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Родион Карпов котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International