Әлмәт укучылары “Талантлы яшьләр” региональ хорлар конкурсында гран-при алдылар

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
20нче урта мәктәп укучылары Яр Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган “Талантлы яшьләр” региональ хорлар конкурсында катнашты. Хорның җитәкчесе Ә.Ә.Искәндәрова белән “Зәңгәр кош” хорына йөрүче 35 укучының бу конкурста икенче тапкыр катнашуы иде.

Конкурста Ижевск, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән 9 хор чыгыш ясады. Әлфия Әгъзәтдин кызы җитәкчелегендәге “Зәңгәр кош” иң югары урын яулады – гран-прига ия булды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International