Машина йөртүчеләрне мәктәпләрдә җәйге каникул чорында аеруча игътибарлы булырга чакыралар

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Балаларның юлда күңелсез хәлләргә таруын булдырмас өчен республикада 19 майдан 19 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” акциясе үткәрелә.

ЮХИДИ хәбәренә караганда, республикада җәяүле балалар катнашында юл транспорт-вакыйгалары артуга бара икән. 4 ай эчендә шундый 55 очрак теркәлгән. Шулар нәтиҗәсендә 1 бала һәлак булган, 57се төрле җәрәхәтләр алган. Пассажир буларак тагын 5 бала үлгән, 71 бала җәрәхәтләнгән.

Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәммәсен, бигрәк тә балаларның җәйге ялы вакытында, аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Былтыр җәй өч ай эчендә генә 221 ДТП булган, нәтиҗәдә 10 баланың гомере өзелгән, 243 бала төрле җәрәхәтләр алган. Шул ук вакытта ел дәвамында 26 бала һәлак булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International