Гармуннарда - халык җаны…

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Берничә ел дәвамында Самара өлкәсе Камышлы районында “Уйнагыз, Гали гармуннары!” исемендә Регионара татар гармунчылары фестивале уздырыла. Фестивальнең төп максаты: татар милли моңнарын саклау, аларны яшь буынга тапшыру, гармунда уйнаучы сәләтле балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне ачыклау, иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру. Фестивальнең төп оештыручылары Бөтендөня татар конгрессы Башкарма комитеты, Самара өлкәсе Камышлы муниципаль районы хакимияте. Чираттагы “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале 2014 елның 17 мае көнне тальянчы Гали Гәрәевнең 102 еллыгына багышланган. Бу фестивальдә безнең Әлмәт муниципаль районы Колшәрип авылы мәдәният йортыннан “Морат” фольклор ансамбле (җитәкчесе Сәрия Сагадатова), Миңлебай станциясе авыл клубыннан “Яшь күңелләр” халык гармунчылар ансамбльләре (җитәкчесе Әсхәт Мотыгуллин) катнашты. Әлмәт төбәгеннән катнашкан ансамбльләр фестивальдә төп урынны яуладылар һәм Камышлы районы халкына нефтьчеләр төбәгеннән килгән иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.

“Яшь күңелләр” халык гармунчылар ансамбле фестивальнең I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. “Морат” фольклор ансамбле Ш дәрәҗә лауреат дипломы яулады. Әсхәт Мотыгуллин тальян гармунда милли көйләр башкарып Ш дәрәҗә диплом алды. Барлык катнашкан коллективлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Шайдуллина Т.Т.
район мәдәният йорты методисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International