Социаль роликлар сайты әлмәтлеләргә дә кызыклы булыр

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте лучший-мир.рф дигән сайт ачты.

Мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган социаль роликлар “Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!" шигаре белән әлеге сайтка туплана.

Сайтта барлыгы 40 видеоролик урнаштырылачак, ә аларны телеканналлар һәм интернет массакүләм мәгълүмат чыганакларында тарату Рамазан аенда тормышка ашырылачак.

Роликлар социаль ислам концепциясе темасын - кеше хәленә керү, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кыйммәтләрен дәгъватлауны колачлый.

dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International