Әлмәттә ГТО нормаларын тапшыру бара

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Бүген шәһәр стадионында мәктәп укучылары арасында ГТО нормалары тапшыру булды. Шәһәр мәктәпләрендә укучы иң көчле һәм иң спортчыл үсмерләр хезмәткә һәм илне саклауга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.

РФ президенты Владимир Путин шушы елдан башлап Россиядә ГТО нормаларын тапшыруны яңартырга тәкъдим тикән иде. Аның уенча, укучыларга ГТО нормаларын тапшырганда бирелгән бәяләмә вузларга кергәндә исәпкә алынырга тиеш.

Ярышта катнашучыларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде. Ул ГТО системасының Әлмәттә инде 2010 елда ук торгызылуын, Әлмәт укучыларының әзерлек дәрәҗәсе башка шәһәрләр белән чагыштырганда югарырак булуын әйтте.

Әлмәт укучылары ярышларга физкультура сәгатьләрендә һәм буш вакытларында тырышып әзерләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International