Әлмәткә Кырымнан кунак килде

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Бүген Әлмәткә эш визиты белән Кырым автономияле республикасының татар-башкорт федерациясе рәисе Марат Массалимов килде. Аны ӘМР советының аппарат җитәкчесе Ринат Шәйхатаров каршылады.

Кырымда татарлар белән башкортларны берләштерүче федерация 2000 елдан бирле яшәп килә. Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзер Кырымда 8 меңләп казантатар һәм мең ярым чамасы башкорт яши. Кырымтатарлар халыкның 14%ын тәшкил итә, аларның саны 400 мең чамасы.

“Башкортстан һәм Татарстан” Сәүдә йорты ҖЧҖнең (2003 елда төзелгән) директоры да булган кунак әлмәтлеләргә төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек тәкъдим итте. Беренче чиратта бу – мәдәни, милли һәм иҗтимагый багланышлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International