Әлмәтнең бәләкәй гүзәле «Мини-мисс «Комсомольская Правда»титулына ия булды

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
“Комсомольская Правда” басмасы балалар өчен «Мини-Мисс Татарстан-2014» чибәрлек һәм талантлылык конкурсы кысаларында «Мини-мисс «Комсомольская Правда» номинациясендә тавыш бирүне тәмамлады. Тавыш бирү 15 майга кадәр ябык иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Мини-мисс «Комсомольская Правда» титулына Әлмәт кызы – 11 яшьлек Диана Юсупова ия булды.

Диана гәзитнең махсус призы, Почет грамотасы һәм эксклюзив фотосессия белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International