Медсанчасть офтальмологлары “Макула-2014” VI Бөтенроссия түгәрәк өстәле эшендә катнаштылар

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
16-18 май көннәрендә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенеың офтальмология бүлеге делегациясе (медицина фәне кандидатлары Урал Алтынбаев, Альбина Гыйләҗева һәм Лиана Алтынбаева) Ростов-Дон шәһәрендә VI Бөтенроссия (халыкара катнашлык белән) семинар-түгәрәк өстәле “Макула-2014” эшендә катнаштылар.

Быел ун еллык юбилеен билгеләп үткән бу абруйлы форум ике елга бер мәртәбә күз төбе паталогиясен дәвалаудагы проблемалар буенча фикер алышу һәм дәвалауның яңа технолгияләрен презентацияләү өчен хирургия һәм лазер ысулы белән дәвалаучы зур белгечләрне җыя. Форумның спецификасы аны Россия офтальмологлары өчен генә түгел, чит ил белгечләре өчен дә гадәттән тыш популяр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International