“Нечкәбил-2014” республика конкурсында катнашырга гаризалар кабул ителә

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы “Нечкәбил-2014” ТР президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Бу конкурс инде унынчы тапкыр үтә.

Тугыз ел эчендә “Нечкәбил” конкурсы киң колачлы, көтеп алынган проект булып әверелде. Бу проект “Нечкәбил - гаилә бәйрәме” Татарстан гаиләләре фестивален, “Хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы “Нечкәбил”не, ел дәвамында үткәрелә торган “Нечкәбил канаты астында” дигән хәйрия эшчәнлеген эченә ала. Соңгысында конкурсантлар, аларның гаиләләре, дуслары һәм конкурсның партнерлары катнаша.

Сайлап алу турларында Казаннан, республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан әниләр – төрле-төрле һөнәр ияләре катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International