Микроспория – бик хәтәр кырчын лишай

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Тирене һәм чәчләрне зарарлый торган бу бик йогышлы гөмбә авыруы 2014 елның 4 аенда үзенең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачык күрсәтте. Әлмәт районында 83 кеше, шул исәптән балигъ яштәге 18 кеше чир йоктырды. Аны ияле һәм иясез мәчеләр, сирәгрәк очракларда этләр тарата.

Эпидемиологлар һәм инфекционист-табиблар моңа бик борчыла. Матбугат вәкилләре белән чираттагы очрашу вактында тире-венерология диспансерының баш табибы Зәйтүн Садыйков профилактика, җәнлекләр белән белеп аралашу мәсьәләләрен күтәрде. Әмма күпләр гәзит укымыйлар, яңалыклар программасы белән танышып бармыйлар, балалар – бигрәк тә. Санитария кагыйдәләрен белмәү аларны дәваханә койкасына китерә.

Мәгариф учреждениеләре, территориаль үзидарә советлары җитәкчеләре, торак йортларны идарә итү компанияләре хәлне шәхси контрольгә алырга, территорияләрдәге тәртипне нык күзәтеп торырга бурычлылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International