“Бер, ике, өч, уйнап җыябыз көч!”

2014 елның 20 мае, сишәмбе
«Бер, ике, өч, уйнап җыябыз көч!” – башлап йөрүчесе Әлмәт хатын-кызлар берлеге булган чираттагы акция. Аның кысаларында барлык ишек алды мәйданчыкларында һәм мәктәп яны территорияләрендә ай буена уеннар һәм күңел ачу чаралары оештырылачак. Акциядә иң беренче һәм иң актив катнашучылар 25нче урта мәктәпнең кече сыйныф укучылары булды. Нефть институты волонтерлары 19 майда мәктәп яны территориясендә төрле уеннар оештырдылар. Әфлисун төсендәге футболка һәм кепка кигән студентлар янына балалар бик тиз җыелды. Хәзерге олылар уйнап үскән уеннар да, “Мушкетерлар” һәм “Аю белән пингвиннар” кебек яңалары да балаларга бик ошады.

Уеннар оештыру идеясе “Татнефть” ААҖнең “Рухият” фонды башкаручы директоры Флера Шәйхетдинованыкы икән, Хатын-кызлар советы аны күтәреп алган.

- Башта без, листовкалар әзерләп тараттык, микрорайоннарда яшәүче халыкны әзерләдек, - ди Хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева. – Чарада барлык вузлар, яшүсмерләр клублары катнашачак. Алга таба уен чараларын Түбән Мактамада да оештырырга планлаштырабыз.

- Компьютер уеннары белән телевизордан башка саф һавада хәрәкәтчән уеннар да бар бит әле, без олылар да, балалар да шуны искә төшерсен дип тырышабыз, - ди Флера Шәйхетдинова. – Актив хәрәкәт, спорт сәламәтлекне ныгыта, көчне арттыра. Акция үткәннән соң да балалар, ата-аналар ишек алдына чыгарлар, уен уйнарлар дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International