“Кызыл тасма – өметләр символы”

2014 елның 20 мае, сишәмбе
16 майда Әлмәт дәүләт нефть институтының уку корпусы каршында Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышлап сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан оештырылган шундый акция булды.

Анда ВИЧ-инфекция турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен ачыклау буенча анкеталар тутыру, кызыл тасмалар, санитария-агарту әдәбияты тарату булды. Нефть институты һәм музыка көллияте студентлары иҗади программа әзерләгәннәр иде. Шулай ук төкерек анализы нигезендә ВИЧ-инфекциягә карата экспресс-тестлау булды, индивидуаль саклану чаралары өләшенде.

Ахырда СПИДтан үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алу һәм асфальтка җәелгән кызыл тасмада шәмнәр яндыру булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International