“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Салихович. Ми н Рус Акташында миңа мирас булып калган йортта торам, Гоголь, 24. Йорт миңа мирас булып калган иде, аның минем милектә булуына таныклыгым бар. Ә менә йорт урнашкан җир участогы минем милектә түгел. Аны рәсмиләштерә дә алмыйм, чөнки Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты рөхсәт бирми, йортның яр сызыгына якын урнашуын сәбәп итәләр. Ул 30 метрдан ким булмаска тиеш икән, монда 7,5 метр. Миңа нәрсә эшләргә, йортны сүтәргә дә түбәсез калыргамы? Өй бит инде вафат булган кеше милкендә 1954 елдан бирле торган. Бу мәсьәләне уңай якка хәл кылырга ярдәм итүегезне үтенәм. Янәшә торган йортлар да ярга якын, әмма алар милек итеп рәсмиләштерелгән бит.

Җавап: Җир участогының шәһәр төзелеше планы шәһәр төзелеше регламентларын исәпкә алып рәсмиләштерелгән. Сезнең участок Акташка елгасының санитар саклау зонасына керә.

Шуңа күрә шәһәр төзелеше планын рәсмиләштерү өчен Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән килештерү кирәк. Сезгә ризалык бирмәгәннәр. Җир участогының планы, участок бирү параметрлары бозылу сәбәпле (участокның мәйданы 400 кв.метрдан кимрәк) Төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсендә дә килештерелмәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International