Әлмәт дачниклары үзләренең бакчачылык җәмгыятьләрендә чын хуҗа булырга ашыкмыйлар

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Бүген Әлмәт районы территориясендә 118 бакчачылык җәмгыяте бар, 72се шәһәрдә, 46сы районда. Күп кенә хуҗалар үз участокларын хосусыйлаштырдылар, милек иясе булып торалар, әмма бакчачылык җәмгыятьләренең чын хуҗасы булырга ашыкмыйлар.


Әлмәт бакчачылар һәм дачниклар ассоциациясе рәисе Александр Белогоногов әйтүенчә, ассоциация бакчачыларга төрлечә ярдәм күрсәтергә әзер тора. Бакча эшләрендә генә түгел, участокларны үз милкең итеп рәсмиләштерүдә бушлай юридик ярдәм дә күрсәтәләр. 4 елда юристлар ярдәменнән 1,5 мең кеше файдаланган.

Хәзерге бакчачылар бик пассив, бергәлек юк, һәркем үзе өчен генә тырыша. Быел тәртип урнаштыру буенча өмәгә дә беркем чыкмады, гәрчә ассоциация чүп түгү өчен автомашина бирегә дә әзер булган.

Александр Белоногов хәлне үзгәртергә мөмкин дип ышана. Шәһәр бакчачылар җәмгыяте бакчачыларның җыелышларын үткәреп тора, рәис һәм казначыларны билгеләп куя. Ассоциациягә муниципалитет та булышлык күрсәтә, башкарма комитет ярдәмендә бакчаларга хезмәт күрсәтү һәм тәртип саклау өчен “Газель” автомобиле алынган.

“Әгәр барлык бакчачылар да бердәм булып эшли башласалар, караклык, сусызлык, ташландык участоклар, юлсызлык проблемаларын хәл итеп булыр иде”, - ди рәис.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International