Интернат-мәктәптә хәйрия акциясе

2014 елның 20 мае, сишәмбе
16 майда Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә “Йөрәктә мәхәббәт белән” шәһәр хәйрия акциясе кысаларында концерт булды. Аны АМР башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр идарәсе предприятиеләр һәм учреждениеләрнең яшьләр комитетлары белән бергәләп оештырды.

Акция апрельдә үк башланган иде. Үткән ай эчендә интернат-мәктәп балалары өчен хәйрия тәртибендә төрле кирәк-яраклар, киемнәр, китаплар, уку-язу әсбаплары һәм уенчыклар җыю булды. “Радиоприбор”, “Алнас” заводлары, “СМП-Нефтегаз” ААҖ, “Алсу” фабрикасы, “Әлмәт торба заводы” ААҖ, Мәгариф идарәсе, Әлмәт ашыгыч ярдәм станциясе, СПИД үзәге, районара почтамт, Балалар һәм яшьләр идарәсе хезмәткәрләре көндәлек кирәк-яраклар тутырылган берничә пакет һәм тартма алып бардылар.

Концертта балаларны һәм укытучыларны ӘМР Балалар һәм яшьләр идарәсе башлыгы Родион Карпов сәламләде. Кечкенәләр өчен тамаша “Водник” яшүсмерләр клубыннан килгән клоун Кузя чыгышы белән башланды. Сугыш чоры җырлары, балалар өчен язылган җырлар, акробатик номерлар, биюләр – балалар һәммәсен дә бик шатланып кабул итте.

Бәйрәм программасының ахырында балаларга татлы сувенирлар бүләк иттеләр, бергәләп фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International