Корылыкның да файдасы бар...

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Быелгы җәй башы кызу һәм яңгырларсыз булыр дип көтелә. Һава торышы турындагы бу гадәти генә хәбәр авыл хезмәтчәннәрен зур борчуга салды. Җирдән табыш алырга өметләнүчеләргә соңгы 5 елда нәкъ табигать шартлары “аяк чала” бит.

Авыл хуҗалыгындагы вәзгыять һич кенә дә җайлашып китә алмый. Соңгы елларда күзәтелгән корылык мул уңыш алырга мөмкинлек бирми. Былтыр да чәчүгә кергәндә бик зур планнар куелган иде, әмма аларның барысы чәлпәрәмә килде. Ул чакта кимендә 4 миллион тонна ашлык җыеп алу максаты куелды. Татарстанның эчке ихтыяҗы шушы күләмне таләп итә, диелде. Алдагы елларга запас ясарга да ният бар иде.

Әмма ел саен безгә бик тә икмәкле ел кирәк дисәк тә, табигать барысын да үзенчә хәл итә. Хәтерләсәгез, майның икенче яртысында башланган корылык бик зур югалтуларга сәбәп булды. Нәтиҗәдә, республикабыз кырларыннан узган көздә нибары 2,8 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Корылык аркасында фермерлар күргән зыянны 4 миллиард сум дип бәяләделәр.

Быел да, кызганыч, һава шартлары авыл хезмәтчәннәре өчен сөенечле булырга охшамаган. Май уртасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Президент Рөстәм Миңнеханов белән Алабуга кырларын карап йөргәндә нәкъ шуңа игътибарны юнәлтеп, дымлылыкны саклауга зур көч куярга кирәк дип белдерде.

- Ни кызганыч, Гидромед үзәкнең фаразлары майның икенче яртысына да, июньгә дә бик үк яхшы түгел. Алар бу турыда йомшак кына “явым -төшемнәр нормадан түбәнрәк, температура төбәктәге уртача күрсәткечләрдән югарырак” дип хәбәр итә. Әмма башкача әйтсәк, бу – корылык дигән сүз. Шуңа да һәр көн дымлылыкны саклап калу юнәлешендә тырышырга кирәк, - ди министр.

Марат Әхмәтов чәчүгә әзерлек барган чорда, быел 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алырга ниятлибез, дип хәбәр иткән иде. Көзге культураларның яхшы гына кышлаган булуы да, соңгы еллардагы вәзгыять кабатланмас дигән өмет бирде. “Агымдагы ел икмәкле булырга тиеш”, - дип ышаныч белдергән иде министр. Әмма хәзер инде мул уңыш җыеп алуга ышаныч андый ук ныклы түгел.

Быел чәчүгә 15 миллиард сум акча тотылган. 2013 ел белән чагыштырганда бу 4 миллиард сумга күбрәк. Быел бу чыгымнар янә капланмас ахры. Хәзер корылыктан көтелгән зыянны мөмкин кадәр кимрәк итү турында уйланалар.

Белешмә өчен:

2009 елдан башлап игенчеләр өчен яхшы табигать шартлары 2011 елда гына була. Авыл хуҗалыгы иң зур зыянны 2010 елда күрә – бөртеклеләрнең яртысы диярлек юкка чыккан. Корылык нәтиҗәсендә 30 миллион сумлык югалтулар була. 2012 елда 3,2 тонна ашлык җыела: бу – 2011 ел күрсәткечләренә караганда 40 процентка азрак. 2013 елда уңыш тагын да кимрәк – нибары 2,8 миллион тонна була.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА, "Интертат-ру"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International