“Тату гаилә - ил күрке”

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясенең 1993 ел, 20 сентябрь карары нигезендә, 1994 елдан башлап ел саен 15 май көнендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан15 май көнне Миңлебай авыл җирлегенең Миңлебай станциясе клубында үзенә бер матур да, истәлекле дә, күркәм бәйрәм, гаилә бәйрәме үтте.

Элек-электән гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре гореф-гадәткә кереп китте. Район мәдәният йорты оештырган “Тату гаилә - ил күрке!” дип исемләнгән кичә - очрашу бәйрәме менә шундыйларның берсе. Гаилә бәйрәменә Даутова Рәйсә Ринат кызы һәм Даутов Ильдар Марс улы гаиләсе; Каримова Ландыш Гали кызы һәм Минниханов Нәҗип Мухаметхан улы; Шаймухаметова Мәсхүдә Мөхәммәтхан кызы һәм Шаймухаметов Марсель Нуриахмәт улы; Сафиуллина Зәрия Гали кызы һәм Сафиуллин Нәкыйп Хаҗи улы гаиләсе; Ганиева Нурия Гали кызы һәм Ганиев Гамил Шамил улы гаиләләре чакырылган иде. Авыл клубының тамаша залында татар милләтенә генә хас җылылык белән бизәлгән өстәлләр артында барган бу бәйрәм гаиләләр өчендә, тамашачы өчен дә бик истәлекле булып онытылмас хәтирәләрне искә төшереп,гөрләп үтте. Гаиләләр арасында 55 ел бергә гомер иткән Сафиуллиннар, 45 ел бергә гомер кичергән Ганиевлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.

Бу бәйрәмне тирән эчтәлекле матур җырлары белән Таһирә Шайдуллина, Айнур Сайфеев, Алсу Мансуровалар, матур биюләре белән Айгөл Минхаеровалар тәбрикләде. Кичәне онытылмаслык итеп, гаиләләрне бер-берсенә тәңгәл итеп Исламия Ханнанова алып барды. “Яшь күңелләр” халык гармунчылар ансамбле кичәнең бизәге булды.

Т.Т.Шайдуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният йорты методисты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International